3 июнь көнне «Гаилә» паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тирә - юньне күздән кичер - бөтен җирдә тормыш серле һәм гаҗәеп» - экологик сәгате үткәрделәр

2022 елның 3 июне, җомга

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларга «экология» терминының нәрсә аңлатуын, бүгенге көндә нинди экологик проблемалар булуын, аларны чишү юллары турында сөйләде. Аннан соң балалар өчен «... дип сөйләүләре хакмы», «Халык сынамышлары», «Ассоциация», «Экологик разминка», «Кызыклы анатомия», «Экологик светофор», Гомуми йорт», «Мусорбол» дип аталган  уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Чарада катнашучылар «Үз планетаңны сакла» китап күргәзмәсеннән китаплар белән кызыксынып карадылар. Чарада актив катнашкан өчен балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International