Игътибар - велосипедчылар!

2022 елның 3 июне, җомга

2022 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 3 бала һәлак булган һәм 104 кеше яраланган.

 

Ютазы районы территориясендә 2022 елның 5 аенда балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларның берсендә бала җәрәхәт алды. Соңгы 2 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар - велосипедчылар.

 

2022 елның 30 маенда Бәйрәкәтамак авылында 16 сәгатьтә  Г. Тукай урамында хәрәкәт итүче Ниссан машинасын йөртүче,  РФ юл хәрәкәтенең 24.3 пунктын бозып, якын хәрәкәт итүче транспорт чарасы алдыннан велосипедта чыккан унбер яшьлек малайны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы бала сул умрау сөяген сындыру рәвешендә җәрәхәт алган.

 

2022 елның 31 маенда 13 сәгатьтә Куйбышев урамында, Урыссу бистәсендә Лада Гранта автомобилен йөртүче балигъ булмаган велосипедчыны бәрдерә. Җәрәхәт алу нәтиҗәсендә кызның куллары сыдырыла.

Ата-аналарга 14 яшькә кадәрге велосипедчылар хәрәкәте тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча гына башкарылырга тиеш дип искәртергә кирәк. Юл йөрү өлешенә чыгу катгый тыела. 14 яшьтән өлкәнрәк булган велосипедчылар машина йөрү өлеше юлының читендә яки уң ягында гына хәрәкәт итәргә хокуклы. Хәрәкәт бер рәткә генә рөхсәт ителә.

 

16 яшькә кадәрге балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта, РФ КоАП 5.35 статьясындагы 1 өлеше буенча ата-аналар яки балигъ булмаган башка законлы вәкилләр административ җаваплылыкка тартыла.

 

Җәяүлеләр кичүендә барлык велосипедчыларга велосипедтан төшәргә һәм кичүне җәяүләп узарга кирәк! Җәяүлеләр кичүенең исеме үзе турында сөйли, аның буенча хәрәкәт бары тик ашыгып кына рөхсәт ителә! Тәүлекнең караңгы вакытында велосипедчыларга, шулай ук җәяүлеләргә дә, киемдә һәм велосипедта яктылык кайтаручы элементларга ия булырга кирәк. Велосипедчы хәрәкәтне куркыныч астына куя яки башка затларга комачаулык тудыра икән, велосипедчы велосипедтан төшәргә һәм җәяүле кебек хәрәкәтне дәвам итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, мопед белән 16 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә һәм бары тик «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына. Гомуми кулланылыштагы юллар буенча спортбайклар,  гироскутерлар, 250 Ваттан кимрәк булган куәтле электр самокатлары хәрәкәте тыела. Электр самокатлары, велосипедчылар кебек үк, велосипедчылар полосасы, тротуарлар, җәяүлеләр юллары буенча хәрәкәт итәргә тиеш, һәм бары тик алар булмаганда гына, йөрү өлешенең уң ягында, шулай ук юл читендә, шул ук вакытта комачаулык тудырмаган очракта гына. Бер урынлы пассажирларны, шулай ук 7 яшькә кадәрге балаларны йөртергә ярамый.

Игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Исегездә тотыгыз: балалар - юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар.

 

Марс Гәрәев                               Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International