«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 5 июньдә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
1. 2022 елның 5 июненә Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 12 метрга кадәр.Төнлә минималь һава температурасы +9..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+24˚.