Ютазылылар Сабан туена әзерләнә

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Урыссу поселогы урамнары дәртле татар җырларына һәм гармун авазларына күмелде.

 

Район мәдәният йорты артистлары, Сабан туе алдыннан махсус "миссионерлар"ның бәйрәмнең күңелле уеннары һәм спорт ярышларында катнашучыларга бүләкләр җыю өчен өйдән өйгә сөрән сугып йөрү кебек  халкыбызның гореф-гадәтен онытмый.

Менә бездә дә милли костюмнар кигән шат күңелле компания урамнар буйлап сөрән сукты, ә машина йөртүчеләр йөрешен акрынайтып,  үтеп баручыларга ихлас елмаюлар бүләк итте һәм кулларын селкеде.

Пушкин урамындагы бер йорттан Рәсимә апа тыйнак кына бүләк тапшырып, шат компанияне үз ихатасына әлеге мизгелләрне фотога төшерер өчен чакырды.

Шул ук вакытта җыр-биюле артистларның юлы дәвам итте. Алар Байлар авылына юнәлде. Алар белән очрашкан кешеләрнең йөрәкләрендә әле бик озак танылган татар җырлары яңгырап торыр, дәртле биюләре онытылмас. Тиздән, бик тиздән Сабан туе! Һәрвакыттагыча,  ул иң югары дәрәҗәдә узуны вәгъдә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International