«Олимп» спорт комплексында Россия көненә багышланган волейбол турниры узды.
Уенда районның 8 катнаш командасы - «Ютазы», «Гимназия», «Димтамак», «Урыссу җыелма командасы», «Яшьләр», «Бәйрәкә», «Хастаханә», ”Уруссинка” командалары катнашты. Командалар составы төрле иде - укучылардан алып эшче яшьләргә кадәр.
Ярышлар бик көчле һәм кызыклы булды. Чөнки һәр команда җиңүгә омтылыш белән уйнады! Спорт залында спорт көрәше атмосферасы хөкем сөрде, уен җанлы һәм эмоциональ барды - туп куәтле бәрүләрдән һәм көчле блоклардан очты. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
1 урында - "Урыссу җыелма командасы";
2 урында - "Бәйрәкә";
3 урында - "Димтамак".
Турнирның баш хөкемдары Газинур Гәрәев җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырды.