Иртәне "Непоседа" лагеренда тәрбияләнүчеләр музыкаль разминкадан һәм җиңел йөгереп алудан башладылар.
Соңыннан авыл мәдәният йортында велосипед һәм самокатларда мавыктыргыч ярыш узды. Җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде, һәр катнашучыга татлы юаткыч бүләк тапшырылды.
Төштән соң балалар "Үсеш ноктасы" үзәгенә "Конек Горбунок" заманча әкиятен карарга юнәлделәр.
.jpg)