Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары! Сезне чын күңелдән Рус теле көне белән котлыйм!

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

6 июнь көне очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә бу көнне бөек рус шагыйре һәм язучы Александр Сергеевич Пушкин туган. Бу истәлекле көндә без рус әдәби теленә нигез салучы затны онытмавыбызны һәм аңа хөрмәтебезне белдерәбез.
Рус теле - бөек әдәбият һәм меңләгән талантлы әсәрләр теле генә түгел, ул безнең россиялеләр буларак рухи һәм тарихи бердәмлегебезне билгеләүче һәм халыклар арасында аңлашуны ныгыткан үзенчәлекле сәләт тә.
Күп гасырлар дәвамында рус теле күпмилләтле республикабыз тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан Республикасында яшәүчеләр «бөек һәм куәтле тел»дәге зирәклекне һәм рухи мирасны саклыйлар, шул ук вакытта татар халкы теле һәм мәдәнияте белән үзара баетышу барлыкка килә.
Без бөтен дөнья буенча йөзләгән миллион кешене берләштергән һәм халыкара статуска лаек булган телдә сөйләшүебез белән горурланабыз.
Кадерле дуслар! Бөек рус телен саклау – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге алдында һәрберебезнең бурычы. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телим! Тел мәдәниятен һәм яңа белемнәрне камилләштерүдә уңышлар юлдаш булсын!

Район башлыгы

А.Ә.Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International