6 июнь көнне "Гаилә" паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял итүче балалар өчен «Пушкинны укыйбыз» дип исемләнгән викторина үткәрделәр

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Китапханәче Илсөяр Шәрипова үзенең кереш әңгәмәсендә яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аннан соң викторина үткәрде һәм Пушкин әкиятләренең аерым сюжетларын укыды. Балалар бердәм һәм күңелле итеп сорауларга җавап бирделәр, әкиятләрнең исемнәрен әйттеләр. Аннан соң «Ирекле микрофон» булды, балалар бик теләп Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен һәм әкиятләрен –«Няне», «Зимний вечер», «Сказка о царе Салтане», «Сказка о рыбаке и рыбке», «Руслан и Людмила» поэмасыннан өзекләр укыдылар. Пушкинның игелекле, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар дәвамында аларның дуслары һәм киңәшчеләре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International