Үзәк китапханә хезмәткәрләре " Әйдәгез, Пушкинны укыйк!» дип аталган урам акциясе үткәрде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

6 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Әйдәгез, Пушкинны укыйк!” дип аталган Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган чара - әдәби урам акциясе уздырды. Китапханәчеләр үтеп баручыларның исләренә 6 июнь көнне безнең илдә Пушкин көне билгеләп үтелүен, чөнки бу көн - бөек шагыйрьнең туган көне булуын төшерделәр. Аннары Александр Сергеевич шигырьләренең нинди дә булса юлларын искә төшерүләрен сорадылар. Акция шагыйрь иҗатына игътибар җәлеп итү, шулай ук поселокта яшәүчеләрне кызыксындыру һәм кайчандыр мәктәптә өйрәнгәннәрне искә алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International