Ютазы игенчеләре чәчүлекләре күзләрне сөендерә

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Районда бу көннәрдә чәчүлекләрне кабул итү комиссиясе актив эшли.

 

– Бу чара Сабан туе алдыннан күркәм традиция, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов. – Ягъни, без сабан бәйрәмендә хөрмәт ителәчәк иң яхшы хуҗалыкларны ачыкларга тиеш.

Комиссия составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыннан тыш, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Россельхозүзәк белгечләре керде. «Уңыш», «Таң» һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр басуларын әйләнеп үтеп, белгечләр чәчү әйләнешенең уйланылган булуына,  кулланыла торган орлык материалының сыйфатына, гербицидлар һәм минераль ашламалар куллануга игътибар иттеләр. Шулай ук корткычлар, авырулар булу яки булмауга, тамырны һәм яфракларны вакытында тукландыруга, рәт араларын эшкәртүне үткәрүгә дә җитди игътибар бирелде.

Әйтик, «Уңыш» ҖЧҖдә комиссия әгъзалары 312 гектар мәйданда чәчелгән кукуруз басуларында булдылар.

- Чәчүлекләрнең структурасы турында сөйләсәк, - ди хуҗалык җитәкчесе Айнур Әхмәдиев, – көзге бодай – 442, көзге арыш - 216, сабан бодае 563 гектарда чәчелгән.

Сүз уңаеннан, әлеге коллективта без фацелия мәйданында да булдык. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу культура менә дигән сидерат, туфракны торгызырга ярдәм итә. Аннан соң, культура орлыкларына игенчеләр арасында ихтыяҗ зур. Шуңа күрә бу әле маржиналь культура да.

«Таң» җәмгыятендә,  хуҗалык җитәкчесе Ильяс Гарипов белән бергә , комиссия әгъзалары арпа, көнбагыш, «Эстер» бодае, рапс һәм кукуруз чәчүлекләренең сыйфаты белән таныштылар.

Рамил Газизуллин җитәкчелегендәге Тукай исемендәге җәмгыятьтә  кукуруз, көнбагыш, катнашазык, арпа һәм борчак басуларында булдылар.

Аерым хуҗалык турында язып тормыйбыз,  аларның һәркайсына югары бәя бирергә була. Биредә чәчү технологияләрен үтәү, чәчүлекләрнең  ара ешлыгы һәм тирәнлек таләпләренә туры килүе, чәчүлекләрне карап тоту, гомумән, кыр культурасы күзәтелә. Әйе, объектив сәбәпләр аркасында кайбер очракларда зур булмаган кимчелекләр булды –  бу - чәчелмәгән җирләр, әмма тулаем алганда, әлеге коллективларның барысы да яхшы эшләгән һәм аларның һәрберсе призлы урынга лаек.

Чәчүлекләрне кабул итү дәвам итә. Комиссия нәтиҗәләре турында Сабан туе барышында, кыр батырларын хөрмәтләгәндә белербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International