Урыссуда йөкле хатыннарга психологик консультация бирү

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Безнең поселокта репродуктив сайланыш этабында хатын-кызларга, йөкле хатын-кызларга һәм кризислы йөкле хатыннарга (авыр тормыш хәлендә калган) психологик ярдәм күрсәтүче медик-социаль ярдәм кабинеты ачылды.

Йөкле хатын-кызларның эмоциональ яктан тотрыксыз һәм аерым кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ булулары сер түгел. Үзен якланган һәм үз-үзенә ышанган итеп тою өчен, бу күркәм һәм бер үк вакытта катлаулы чорда теләсә нинди ярдәм мөһим. Моның өчен, бөтен цивилизацияле дөньяда хатын-кызлар консультацияләрендә психологик ярдәм кабинетлары бар да инде.

Билгеле бер сәбәпләр аркасында, хатын-кыз катгый сайлау алдында торган вазгыятьләр була - сабыйга дөньяга килергә мөмкинлек бирергәме яки бирмәскәме. Мондый очракларда хатын-кызлар консультациясе табибы ирекле психологик консультацияне узарга киңәш итә. Безнең районда психологик ярдәм кабинеты күптән түгел, быелның гыйнварыннан ачылды. Ул "Плюс бер" федераль проекты кысаларында һәм «Гаилә һәм балачак» фонды ярдәме белән «Умиление» гаилә, аналар һәм балачакны яклау үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән гамәлдә. Йөклелекне өзү мәсьәләсе буенча табиб гинекологка килгән һәр пациентка психолог янына тиешле консультациягә юллама бирелә.

- Һәр әнигә психологик һәм матди проблемаларны хәл итүдә (кием-салым, дарулар, азык-төлек һ.б.) кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әгәр сез авыр тормыш хәлендә калсагыз, без сезгә бик теләп ярдәм итәчәкбез! Ярдәм бушлай күрсәтелә, әгәр пациентка тели икән, аноним рәвештә.  Хатын-кызлар яңа тормыш тууны кабул итү, үз позициясен саклап калу, ана булу теләге, якыннары һәм дуслары арасында иң кирәкле ярдәм һәм таяныч табалар. Бер нәрсәне аңлау мөһим - планлаштырылмаган йөклелек хатын - кыз тормышында глобаль проблема тудырмый, бары тик элек булган һәм аборттан соң хәл ителмәячәк проблемаларның булуын гына күрсәтә, - дип сөйләде безгә үзәкнең психологы Айгөл Кулагина.

Урыссу РҮХдә хатын-кызлар консультациясендә психолог янына бару өчен талон алырга мөмкин. Шулай ук 89172312808 телефоны буенча Кулагина Айгөл Фәйрус кызы, яки 88001004877 ышаныч телефоны буенча язылырга була.

 

Сүз уңаеннан, Казанда һәм Яшел Үзәндә, кризислы йөкле хатын-кызлар өчен приютлар бар, аларның ишекләре республиканың барлык мохтаҗ хатын-кызлары өчен ачык. Анда үзәкнең тулысынча тәэмин ителешендә балалар белән әниләр яши, хәтта проблемаларны да хәл итәргә булышалар. Аларга психологик, медицина, юридик һәм матди ярдәм күрсәтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International