Киңәшмәдә «Ютазы таңы» газетасы мөхәррире Юлия Дәүләтбаева газета редакциясе эшчәнлеге турында хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, язылу кампаниясе 30 июньдә тәмамлана. Район газетасына «Россия Почтасы» бүлекчәсендә яки Пушкин урамы, 38нче йорт адресы буенча урнашкан газета редакциясендә язылырга мөмкин. 6 июньнән 16 июньгә кадәрге язылу декадасы чорында «Россия почтасы» бүлекчәсендә газетага язылу ярты елга 648 сум 60 тиен, калган көннәрдә 770 сум тәшкил итәчәк. Газетага редакциядә язылу 500 сум торачак.
Атнага төп бурычлар:
- Сабантуй бәйрәменә әзерлек;
- Россия көненә әзерлек;
- чәчүлекләрне кабул итү;
- БДИ үткәрү;
- мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау.