Хөрмәтле Ютазы районы социаль өлкә хезмәткәрләре!

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәмдә без үзләрен гуманлы һәм игелекле эшкә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.
Социаль өлкә хезмәткәрләре һәрвакыт булышуга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән янәшә. Сезнең хезмәтегез инвалидларга, өлкән кешеләргә, авыр тормыш вазгыятенә дучар булган балаларга — сез көн саен кайгыртучанлык күрсәткән затларга кирәк. Сез үз карамагыгыздагыларга ​ якланганлык, иртәгәсе көнгә ышаныч хисен бүләк итәсез, аларга тормыш шатлыгын кайтарасыз. Җиңел булмаган эшегезгә, һөнәри һәм кешелек бурычыгызга тугры калуыгыз, мохтаҗларга карата мәрхәмәт һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә.
Тагын, якташларыбыз күңеленә һәм җаннарына сабырлык, игелеклелек һәм оптимизм хисләре салуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!

Район башлыгы

А.Ә.Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International