Ютазы районында Сабан туе ярышларында һәм уеннарында җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю узды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Сабан туе бәйрәменә әзерлек, билгеләнгән көнгә кадәр берничә көн алдан башлана. Халык арасында күбрәк «Ай рәхмәт!» дип йөртелгән бүләк җыю йоласы («Сөрән сугу») хәзерге вакытка кадәр сакланган. Ютазы районында да ярышларда һәм уеннарда җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю оештырылды. Бәйрәмне оештыручылар җырлар һәм биюләр белән район торак пунктларының урамнары буйлап үттеләр. Халык исә, үз чиратында, шатлык белән, бүләкләр алып чыкты, биеде,  җырлады һәм булачак бәйрәмгә шатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International