Районның өч авыл җирлеге грантка ия булды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Республика конкурсында Кәрәкәшле, Әбсәләм һәм Бәйрәкә авыл җирлекләре җиңде. Әлеге авылларда грант акчаларын парклар төзүдә үзләштерү планлаштырыла.

Әбсәләмдә парк зонасы Совет урамы буенча һәйкәл артында урнашачак. Җирлекләр белән эшләү бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, территорияне ике өлешкә бүләргә туры киләчәк, аларның берсендә балалар өчен уен җайланмалары урнаштырылачак, ә икенче өлешендә аллея булдырылачак. Агач үсентеләре, чәчәкләр, эскәмияләр, брусчаткадан юллар – болар барысы да балаларның гына түгел, өлкән буын кешеләренең дә яраткан ял итү урынына әверелер, мөгаен.

Кәрәкәшлелеләр дә максатчан билгеләнештә каралган өстәмә акча алуга сөенеп туя алмыйлар. Биредә парк төзелеше буенча эшләр Мирфатыйх Зәкиев урамында алып барыла. Бүгенге көндә мәйданны планировкалау планлаштырылган, брусчатка җәелгән. Паркта балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәмияләр барлыкка киләчәк, агачлар утыртылачак һәм клумба ясалачак. Әлеге ял зонасы Кәрәкәшле авылы өчен аеруча вакытлы , чөнки бу торак пункт өчен 2022 ел - юбилей елы – авылның  265 еллыгын билгеләп үтәчәкләр .

Бәйрәкә авылы үзенең табигате белән дә, борынгы һәйкәлләре белән дә күркәм. Биредә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, йортлар, урамнар төзек. Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче нык авыл хуҗалыгы коллективларының берсе – «АгроМир» ҖЧҖ ярдәме белән – беренче чиратта . Өстәвенә, әлеге җирлек финанс кертемнәренә лаек. Шулай итеп, Бәйрәкәдә дә парк ачылу тантанасы, күп вакыт узмаячак, үткәреләчәк. Аның территориясе хәзерге балалар мәйданчыгы урынында киңәйтеләчәк. Биредә спорт һәм уен снарядлары, беседка, эскәмияләр, урналар урнаштыру, сукмакларга брусчатка салу, агачлар һәм чәчәкләр утырту планлаштырыла. Бәйрәкәдә әлеге эшләрне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында эшләтеп җибәрелгән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк өстенлекле проекты кысаларында башкару планлаштырыла. Ягъни паркны яңартуда бәйрәкәлеләр нәкъ менә шушы программа буенча акча тотачак, ә грант акчалары Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз обелискын ремонтлауга файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International