Район мәдәният йорты каршындагы мәйданны реконструкцияләү дәвам итә

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Төзекләндерү проектын тормышка ашыру барышында асфальт катламы сүтелә, брусчатка җәелә, яңа яктырту һәм кече архитектура формалары урнаштырыла. Мәйданда төрле төсле клумбалар, яңа яшел үсентеләр барлыкка киләчәк. «Гаилә» паркы территориясен һәм мәдәният йорты каршындагы мәйданны тоташтыра торган яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Биредә ял итү өчен аллея булачак. Аллеяда сезне фонарь-музыкантлар урам оркестры каршы алачак. Музыкантларның сыннары җирле оста тарафыннан эшләнәчәк, һәм, һичшиксез, безнең районның үзенчәлеге булып торачак. Шулай ук район халкы һәм кунаклары өчен тирә-ягына эскәмияләр урнаштырылган фонтан да сюрприз булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International