Ютазы муниципаль районы территориясендә халыкны социаль яклау өлкәсе Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган өч учреждение тарафыннан тәкъдим ителгән:
- социаль яклау территориаль бүлеге;
- «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;
- республика матди ярдәм үзәгенең 44 нче санлы бүлекчәсе.
Ел саен 10 меңнән артык граждан кирәкле социаль ярдәм ала. Тармак белгечләре көн саен күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтәләр. Социаль эш формалары елдан-ел камилләшә һәм сыйфаты яхшыра, яңа методикалар һәм технологияләр кертелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектры киңәя, матди-техник җиһазланыш дәрәҗәсе арта. Тармак белгечләре гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре генә күрсәтми, ә үзләрен тулысынча башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә багышлыйлар