Татарстан Республикасында наркотикларга каршы «Мөстәкыйль балалар» проекты тормышка ашырыла

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Проектның максаты - үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ, үз-үзеңне күрсәтү мөһимлеге һәм актив гражданлык позициясен чагылдыру .

 

Бу проектта «СВЕТ» #БайрякинскаяСОШ СМС-балалар отряды катнаша.

Отрядның җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Абдуллина Гөлшат Фәрваз кызы, отряд әгъзалары – 6 нчы сыйныф укучылары.

Ел буе отряд әгъзалары балалар һәм яшүсмерләрнең үз сәламәтлеге өчен җаваплылыгын арттыру, тәмәке, алкоголь һәм психоактив матдәләрне татып карауны  кисәтү өстендә эшләделәр. Балалар үз алларына авыл халкы, мәктәп укучылары һәм аларның әти - әниләре белән мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрү бурычын куйдылар.

Уку елы башында һәр укучы шәхси контракт төзи, анда ул үзе өчен «зарарлы гадәтләр» булган тыюларны яза. Балалар спорт белән активрак шөгыльләнергә, компьютерга һәм телефонга бәйлелекне җиңәргә, шулай ук актив тормыш рәвеше алып барырга бурычлы.

Бу уку елында отряд активистлары республика чараларында актив катнаштылар: "Тигез мөмкинлекләр уеннары" республика акциясе» «Кызыл тасма» республика акциясе, «Живу ЗдОрово!» республика наркотикларга каршы марафоны.

Үзләре флешмоблар, акцияләр, очрашулар, ветераннарны котлаулар оештырдылар. «Елмаюың белән уртаклаш», «Сәламәт йөгерү» дигән район акциясе уздырдылар. Мәктәп акцияләре: башлангыч сыйныф укучылары белән Билгесез солдат көненә багышланган «Батырлык дәресе", 9 майга митинг үткәрелде. Ай саен мәктәптә «Сәламәт иртә» акциясе кысаларында иртәнге гимнастика уздырдык.

Отряд әгъзалары «Мөстәкыйль балалар» проектының республика профиль сменаларында катнаштылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проектта катнашучыларның безнең төбәктә эш тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Отрядның бер ел эшләү дәверендә әһәмиятле казанышлары һәм бүләкләре бар. «Сәламәт яшәү рәвеше формуласы» район конкурсы нәтиҗәләре буенча 2 нче урынны, район күләмендә үткәрелгән «Каләмне сынап карау» мәктәп газетасы конкурсында 1 нче урынны яуладылар.

Безнең отряд командиры Шакирова Александра «Отряд лидеры» республика конкурсында катнашты.

Ә "Иң яхшы СМС-балалар отряды " республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International