Июнь аеның өченче якшәмбесе - Медицина хезмәткәре көне

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Шул уңайдан укучыларыбызга Урыссу үзәк район хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләре турында сөйлибез.

Надежда Михайловна Малыгинаның Урыссу үзәк район хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли башлавына 2022 елның июнендә 25 ел тулды.
Тумышы белән ул Ютазы районының Подгорный бистәсеннән. Әбисе байбакчы булган – кешеләрне дәвалаган. Табиблык һөнәренә мәхәббәтне дә нәкъ менә шул әбисе уяткандыр, дип уйлый Надежда Михайловна. Чөнки ул 7 сыйныфта белем алганда ук киләчәктә булачак һөнәрен ачыклый. Яр Чаллы шәһәрендә медицина училищесында укыган кыз башлангыч һөнәри белем белән генә канәгатьләнеп калмый, берничә елдан соң ул Казан дәүләт медицина институтын да уңышлы тәмамлый.
1997 елда Надежда Михайловна Малыгина хезмәт юлын Урыссу үзәк район хастаханәсендә дәвам итә. Кайчандыр участок шәфкать туташы булып эшләгән кеше бүген инде поликлиника мөдире булып хезмәт куя. Ул баш табибның уң кулы, яшь кадрлар өчен остаз, киңәшче һәм терәк. Оператив рәвештә дөрес карарлар кабул итә, зур коллективны бердәм итеп эшләтә, һәркемгә дөрес якын килә белгәне өчен Надежда Михайловна хезмәттәшләре арасында гына түгел, район халык арасында да олы абруй казанган доктор. Пациентлар аны компетентлы, ачык йөзле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International