Урыссу үзәк район хастаханәсенә федераль бюджеттан медицина калдыкларын зарарсызландыру аппараты бүлеп бирелде

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Республиканың дәвалау-профилактикалау учреждениеләрен зарарсызландыру һәм деструкцияләү аппаратлары белән тәэмин итү максатлы чараларның берсе. Дезинфектор-деструктордан файдалану, беренче чиратта, коры кайнар һаваның термик йогынтысы астында беренчел барлыкка килгән урында ук Б һәм В класслы медицина калдыкларында була торган микроорганизмнарны турыдан-туры зарарсызландырырга мөмкинлек бирә, кабаттан файдалану ихтималын юкка чыгарып, медицина калдыкларының күләмен һәм формасын сизелерлек итеп үзгәртә, каты көнкүреш калдыклары белән бергә юк итү максатында җыю, саклау, ташу һәм утильләштерү мөмкинлеге тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International