Бер тормышны үзгәрт

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Балачак - иң бәхетле чор! Һәр бала гаиләдә бәхетле тормышка, шатлыклы балачакка хокуклы. Россиянең 39 168 баласы хәзерге вакытта балалар йортларында яши.

Алар кайгыртучан һәм яраткан әти-әни табу өметен югалтмый!

Баланы гаиләгә кабул итәргә теләүче гражданнар тулырак мәгълүмат алу өчен Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторына мөрәҗәгать итә алалар: Урыссу штп, Пушкин ур., 38, каб.408. Элемтә өчен телефон: 2-74-68.

Гаилә табарга теләгән балаларның видеоанкетлары белән https://changeonelife.ru/videoprofiles/ сылтамасы буенча таныша аласыз.

Барлык малайларның һәм кызларның балачаклары бәхетле булсын!

Әйдәгез, аларга бергәләп ярдәм итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International