Безнең район ел саен күп кенә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнаша, 2022 нче ел да искәрмә түгел

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Республикадан муниципалитетка акча җәлеп итү өчен районга берничә таләпне үтәргә кирәк. Ягъни район теге яки бу төбәккә акча инвестицияләүче республиканың ышанычын расларга яки акларга тиеш. Ютазы районы социаль программаларны тормышка ашыруда миллионнарча сум акча сарыф итә, шуның белән район торак пунктларының инфраструктурасын яхшырту буенча тиешле эшләр башкарылуын исбатлады. Шулай итеп, агымдагы елда район нинди социаль программаларга керде?

«Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы: бүгенге көндә аның кысаларында районның биш мәктәбендә – Урыссу интернат-мәктәбендә, Урыссуның 3 санлы мәктәбендә, Димтамак, Каразирек һәм Иске Урыссу мәктәпләрендә капиталь ремонт бара.

Күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планына Урыссу поселогының сигез күпфатирлы йортында капиталь ремонт кертелгән. Әйтик, инженерлык челтәрләрен ремонтлау Яшьләр тыкрыгы, 4 һәм Урыссу урамы, 51а, Пушкин урамы, 101 һәм 105, Яшьләр урамы, 3, Урыссу, 3 һәм Тукай урамы, 25б, Жуков урамы, 45 адресы буенча фасадны җылыту күздә тотыла.

 

“Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү": әлеге максатчан программа кысаларында Байлар авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) урнаштырылачак. Электр челтәрләрен үткәрү һәм территорияне төзекләндерү җирле бюджет хисабына башкарылачак.

 

«ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү», «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру". Әбсәләм күленең яр буенда заманча, төзекләндерелгән ял итү зонасын төзү эшләре башланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге сулык - район халкының гына түгел, күрше Октябрьский шәһәре кешеләренең дә яраткан урыны. Кагыйдә буларак, ял итүчеләрдән соң яр буе тиешле булмаган хәлдә кала. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең даими санитар десанты кыска вакытка гына ярдәм итә. Һәм әйе, районның санитар хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге күл кешеләр тарафыннан иң пычратыла торган һәм җир асты чыганаклары хисабына иң чиста булып санала. Ә әлеге иҗтимагый киңлекне төзекләндерү белән бу урын  эстетик яктан җәлеп итүчән, барлык яктан да уңайлы пляж булырга охшаган.

«Безнең ишегалды»  - күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча Президент программасы кысаларында Урыссу, 24 һәм Чкалов, 33, 35 һәм 37 буенча эшләр алып барыла.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү". Федераль программа кысаларында Кече Урыссу авылында Тукай исемендәге ҖЧҖ белгече гаиләсе өчен индивидуаль йорт төзи башлау планлаштырыла.

"Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау" - бу республика программасы Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең азык-төлек блогына капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирәчәк.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәкләренә капиталь ремонт” - Яшьләр урамы, 4 адресы буенча Россельхозцентр  бинасында капиталь ремонт үткәреләчәк.

Юл эшләре программасы кысаларында «Главтатдортранс» ДКУ тарафыннан Иске Урыссу авылындагы төбәк әһәмиятендәге юл буенча урам яктырту эшләре башкарылачак.

“ТР торак пунктлары урамнарын яктыртуны торгызу": әлеге республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Урыссу поселогында алты урам яктырткычы һәм авыл җирлекләрендә 112 яктырткыч урнаштыру планлаштырыла.

 

“Төзелергә, капиталь ремонт ясалырга һәм реконструкцияләнергә тиешле ТР торак пунктларында халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү": Урыссу поселогының Солнечный микрорайонында сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча эшләр башкарасы, Бәйрәкә авылында башланган эшләрне тәмамлыйсы һәм Бәйрәкәтамакта эшне дәвам иттерәсе бар. Бәйрәкә-тамакта узган ел суүткәргеч салынган иде. Быел суэтем башнясы төзергә кирәк, анда скважинадан су киләчәк һәм авылга суүткәргеч линиясенә тоташтырылган су линиясе буенча агачак.

“ТР бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итүче котельныйларда казаннарны алыштыру» - әлеге төбәк программасы Бәйрәкә мәдәният йортында тиешле эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Программадан тыш объектларга муниципаль архив, район башкарма комитеты һәм Ленин урамы, 1 адресы буенча урнашкан биналарга капиталь ремонт ясау кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International