Югары уку йортларына документларны "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша да тапшырырга мөмкин

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Югары уку йортларына "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша документлар кабул итү 20 июньдә башлана

 

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсут Шадаев сүзләренә караганда, дәүләт хезмәтләре Порталы аша Россия югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак.

 

Бу хакта Шадаев 8 июньдә Федерация Советында чыгыш ясаганда әйтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илнең 106 вузында цифрлы кафедралар эшли башлый, ә 700 меңнән артык студент аларга укырга кергән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International