Агымдагы елның биш ае эчендә Урыссу үзәк район хастаханәсендә 2 меңнән артык кеше диспансерлаштыру узарга өлгерде

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Медиклар күп кенә авыруларны иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә халыкны диспансерлаштыруның роле зур дип саный.
Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча Ютазы районында 130 кешедә йөрәк-кан тамырлары, 31 кешедә – ашкайнату органнары авырулары, 25 кешедә – артык симезлек, 13 кешедә – югары холестерин, 5 кешедә – яман шеш, 3 кешедә – тын алу органнары авырулары, 1 кешедә шикәр чире ачыкланган.
Апрель аенда район хатын-кызлары маммография үтте. Күкрәк бизләрен тикшерү нәтиҗәләре 17 кешедә патология барлыгын күрсәткән. Бүгенге көндә бу хатын-кызлар өстәмә тикшерүләр уза, дип хәбәр итте Урыссу үзәк район хастаханәсенең диспансерлаштыру кабинты шәфкать туташы Айгөл Галиуллина.
Диспансерлаштыруның төп таләпләренең берсе – ул яшерен канга тизәк анализы тапшыру. Бу туры эчәктә онкология авырулары барлыгын ачыклауда ярдәм итә. Ютазы районында 1227 кеше әлеге анализны тапшырган, шулардан 100 кешедә патология булуы билгеле булган, бер кешедә яман шеш расланган.
Исегезгә төшерәбез!!!
Агымдагы елда һөнәри тикшерелүне 1984, 1985, 1987, 1988, 1990, 1991, 1993, 1994, 1996, 1997, 1999, 2000, 2002, 2003 елгы гражданнар уза ала.
Диспансерлаштыруны 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1982 елларда туган һәм өлкәнрәк ютазылыларга ел саен үтәргә киңәш ителә.
Тирәнәйтелгән диспансерлаштыруны коронавирус авыруын кичергән гражданнар гына түгел, теләге булган һәркем уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International