Артур Йосыповның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер язма бар: Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры.
Артур Мөсәвир улы медиклар династиясеннән. 2001 елда БР Октябрьский медицина көллиятен темамлаган яшь белгеч Ютазы районы медучреждениесенә эшкә урнашканда аның остазы хезмәт стажы 30 елдан артык булган әнисе Рәсилә Сәет кызы Йосыпова була. Сүз уңаенда, Артур Мөсәвир улының тормыш иптәше Алинә Наил кызы да ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры булып эшли. Гаиләдә өч бала үсә.
Артур Йосыпов ел саен төрле профильдәге 1300гә якын чакыруга хезмәт күрсәтә. Өстәвенә, ул ашыгыч ярдәм кабинеты фельдшеры да булып эшли: пациентларга йорт шартларында кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.
Безнең хезмәттәшебез Урыссу үзәк район хастаханәсенең иҗтимагый-мәдәни тормышында да актив катнашырга вакыт һәм теләк таба. ТР Медицина хезмәткәрләре спартакиадасында алдынгы урыннарны яулый. Аның гаилә архивында Ютазы районы башлыгының, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының күп санлы мактау грамоталары саклана, Артур Мөсәвир улының күкрәген «ТР Ютазы районына 30 ел» юбилей медале бизи.