Россия көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Тасма - триколор» акциясе үткәрделәр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне Россия Федерациясе өчен иң мөһим дәүләт бәйрәме. Бу көн ирек, гражданлык тынычлыгы һәм закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең татулык бәйрәме буларак әһәмиятле.

Шушы истәлекле көн алдыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Тасма - триколор» акциясе үткәрделәр. Акция милли бердәмлекне һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылыкны белдерү максаты белән үткәрелә. Өлкәннәр һәм балалар горурлык белән тасманы кабул иттеләр, Ватанга һәм аның тарихына карата хөрмәтләрен белдереп, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International