12 июньдә илебез Россия көнен билгеләп үтә. "Гаилә" паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Россия көне» дип исемләнгән тарих дәресе үткәрделәр. Чара барышында китапханәче Рузилә Гәрәева безнең символлар тарихы: герб, әләм һәм гимн тарихы турында сөйләде, безгә ике башлы бөркетнең каян килүе, Россия әләме төсләренең нәрсә аңлатуы һәм дәүләт гимнында ниләр турында җырлануы турында бәян итте. Балалар бик теләп «Россия - минем Ватаным», «Иң танылган рус кешеләре» викторинасында, «Россиянең рәсми булмаган символлары" блиц-сораштыруында катнаштылар. Уен мәйданчыгы төрле уеннарны үз эченә алды. «Иң җитез» уены, «Каршылыкларны җиң», «Туп белән эстафета» уеннары иң истә калырлык булды. Чара ахырында балаларга Россия әләмен символлаштыручы триколор тасмалары таратылды.