Ютазы Сабан туе болытларны таратты

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Какылы Күлнең гаҗәеп табигате район Сабан туенда катнашучыларны колач җәеп каршы алды.

Сабантуйның хөрмәтле кунаклары 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов булдылар. Традиция буенча Сабан туе кунаклары, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм башкалар составындагы делегация “чатырлар авылын” карап йөрде. Районда эшләп килүче сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук авыл җирлекләре бик зур тырышлык куйганнар иде. Һәм, чыннан да, бу иң якты, матур тамашаларның берсе. Кунакчыл хуҗалар җырлар, мәзәкләр һәм такмаклар белән кунакларны каршы алды, бәйрәм сыйлары белән сыйлады. Елмаюлар, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычлар... Сабан туе күңелләрне  йомшартырга һәм җырлатырга-биетергә  сәләтле. Сабан туе Россия көне алдыннан узды һәм безнең районда эшләп килүче өч мәдәни-милли үзәк - әзербайҗан, таҗик һәм әрмән диаспоралары чатырлары да мәйдан бизәге булды.

Ә менә район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов кулында – Сабан туе бүләкләре колгасы. Ул авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын бүләкләү тантанасы башлану турында хәбәр итә. Сабан туе әләмен күтәрүнең мактаулы миссиясе исә «2022 елның Кыр батыры», «Уңыш»  ҖЧҖ механизаторы Фәнил Мәҗитовка тапшырыла. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, мәйданга җыелучыларны сәламләп, кыскача районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә тукталды, барысына да яхшы ял, ярышларда, уеннарда, конкурсларда актив катнашуларын теләде…

- Бүген без сабан бәйрәмен үткәрәбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы. «АгроМир», «Уңыш», Тукай исемендәге җәмгыятьләр, «Альберт Вафауллин» һәм «Илдус Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү кампаниясендә аеруча оешканлык күрсәттеләр. Узган ел район авыл хуҗалыгы коллективлары тарафыннан 16 мең тоннадан артык сөт, 28 мең тоннадан артык ашлык, 1704 тонна ит җитештерелде. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 11 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3280е – савым сыерлары. Халыкны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар зур роль уйный, аларда 2900 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 1352 башы – сыерлар.

Район икътисадының нигезе булган сәнәгать секторына тукталмыйча мөмкин түгел. Икътисад структурасында сәнәгать иң зур өлешне алып тора -40 проценттан артык. Сәнәгать җитештерүе күләмендә шактый өлешне "Электросоединитель", "Волма-Әбсәләм" җәмгыятьләре, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты һәм Урыссу химия заводы кертә. Бүген районда 424 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шул исәптән, 319 - шәхси эшмәкәр. Районда 871 үзмәшгуль теркәлгән. Алар барысы да социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашалар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үзенең сәламләү чыгышында ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт Россиянең состав өлеше, аның таянычы булып калды. Бүгенге Сабантуй Россия көне алдыннан уза, дип билгеләп үтте ул, шуңа күрә без, татарстанлылар, республика Президенты белән бергә бердәмлектә һәм аңлашып яшәүдә һәм иҗади төзелеш юлыннан баруыбызны аңлау мөһим.

Кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы вакытында күңелләр терлекчеләр, игенчеләр, җир кешесе  хезмәтенә карата горурлык хисләре белән тулды. Мәйданда авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм тантанасы башланды. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары - игенчеләр һәм терлекчеләр -гадәттәгечә сабан бәйрәменең төп геройлары булды. Менә алар - иң яхшылар рәтенә тезелеп басучылар. Алар хөрмәтенә мактау һәм фанфаралар яңгырады. Хезмәтчән затлар тантаналы шартларда үз бүләкләрен кабул итте: район башлыгы аларга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Һәр катнашучы хезмәтчән халкымның әлеге вәкилләре өчен чын күңелдән сөенде.

Искиткеч бию композицияләре һәм концерт номерлары белән район иҗат коллективлары һәм артистларының чыгышлары Сабан туена ямь өстәде. Ә менә мәйдан периметры буенча кыңгыраулы тройкалар әйләнүе... Матур экипажларга җигелгән атлар җилдән җитез җилдерә. Һәркем шул арбаларга утырып Сабан туена килүчеләрне сәламләргә, кул болгарга теләр иде. Спорт ярышлары, күңелле уеннар һәм күңел ачулар... Берәүләр  – милли көрәш келәмендә, икенчеләр - гер күтәрүдә, армлестлингта, капчык сугышында, капчык киеп йөгерүдә. Сабан туе көнне һава торышы да аяз иде  - кояшлы, игелекле: гүя табигать үзе район халкы бәйрәм итсен дип болытларны таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International