Хөрмәтле Ютазы районы халкы!
Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм ватаныбызны югары бәяләүчеләрне берләштерә. Без Россиянең күп гасырлык тарихы, илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, уникаль мирасы һәм традицияләре белән горурланабыз.
Хәзерге Россия - көчле һәм бәйсез дәүләт, халык мәнфәгатьләре сагында нык тора һәм куәтле дәүләт статусын ныгыта.
Бүген, безнең илгә катлаулы заман таләпләренә җавап бирергә туры килгәндә, безнең һәркайсыбызның – бөек, җиңелмәс ил гражданины икәнлеген истә тоту аеруча мөһим. Бу инде Россия тарихында беренче генә тапкыр түгел, авырлыклар ил халкын көчлерәк һәм бердәмрәк итә.
Кадерле якташлар! Бу көн безнең барыбыз өчен дә бөек илебезнең бердәм халык икәнлегебезне аңлау алып килсен. Сезгә яңа хезмәт казанышлары, куелган максатларга ирешүегезне, уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим.
Бәйрәм белән, Россия көне белән!
Район башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин