"Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында, гимназиянең мәктәп яны лагеренда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар үткәрелә. "Кояшкай" лагерында ял итүчеләр өчен "Балалар наркотикларга каршы - Мин спортны сайлыйм" җиңел атлетика марафоны үткәрелде.