Халыкны социаль яклау бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итүдә өлкәннәргә өмет бүләк итүчеләр адресына иң изге котлау сүзләре яңгырады. Мондый өлкәннәрне, балалары яки якыннарыннан еракта яшәсәләр дә, ә аерым очракларда бу якыннары бөтенләй юк, беркайчан да язмыш кочагына ташламыйлар. Андыйлар ялгыз яшәүчеләр категориясенә керә. Әйе, бу өлкән яшьтәге кешеләр, еш кына, өлкән яшьтә булулары сәбәпле, катлаулы холыклы. Әмма стресска каршы торучанлык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булган социаль хезмәткәрләр аркасында алар җәмгыять тарафыннан кайгыртучысыз калмыйлар. Бу хакта сүз социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Салават Мөхәммәтов чыгышларында барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов та әлеге хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, үз эшчәнлеге буенча бу өлкәгә аеруча җитди игътибар бирә.
Һәм, әлбәттә инде, искиткеч концерт номерлары, үз эшләрендә иң яхшыларны хөрмәтләү тантана сәбәпчеләренең көчле алкышлары чарага аерым мохит тудырды.
Хезмәтләренә - хөрмәт
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм Социаль хезмәткәр көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Ольга Куликова - өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече;
- Илсөяр Вәлиева - өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре.
Намуслы хезмәтләре, вазыйфаи бурычларын намуслы башкарулары өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Гөлназ Вахитова - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире;
- Гөлназ Кузнецова - өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече;
- Резедә Имамиева - өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре.