Урыссудагы 6 санлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен район семинары узды.
Мондый төрдәге укыту экологик юнәлеш эшен активлаштыру максатыннан оештырыла. Безнең табигать - урманнар, елгалар, таулар – артык нәзберек дөнья. Семинарның темасы шулай аталды да - «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын үстерү факторы буларак, экологик белем бирүне оештыруга системалы якын килү".
Чара "Эколята - яшь сакчылар" мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләренең музыкаль сәламләве белән башланып китте. «Урман сукмаклары буйлап» - шундый исем астында икенче кечкенәләр төркемендә ачык дәрес узды (тәрбияче Алинә Әбделмәнова). Ә урта-зурлар төркеме (тәрбияче Диана Йосыпова) урманга сакчыл карашка өйрәткән экологик әкияткә чакырды.