Урыссу поселогындагы мемориаль комплекс - ул күркәм, игътибарны үзенә җәлеп итә торган бер ансамбль.
Биредә Бөек Җиңү көнендә, Хәтер һәм кайгы көнендә митинглар һәм тантаналар уза. Мемориаль комплексны төзүдә Башкортстаннан архитекторлар Борис Хәйров һәм Андрей Запевин, сынчы Данислав Юсупов, сынчы-чеканчы Рәсим Шәрифуллин, чеканчылар Ленур Фәтхетдинов һәм Баулыдан Усман Кыямов катнашканнар. Бу эштә район предприятиеләре дә финанс ярдәме күрсәткән. Бөек Ватан сугышында җиде улын югалткан якташыбыз Жинан Хафизованың бик катлаулы язмышы... Әлеге тетрәндергеч вакыйганы тасвирлаган һәйкәл мемориаль комплекста төп урыннарның берсен алып тора.