Балалар иҗат үзәге «Дуслык территориясе» иҗади проектын эшләде, ул балалар арасында мәхәббәт, ышаныч, ихласлык, уртак мәнфәгатьләр һәм мавыгуларга нигезләнгән риясыз мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Менә инде ничә көн малайлар һәм кызлар мәйданчыкны бик теләп төзекләндерәләр, матурлыйлар.
Балалар аскуймаларны буяган, уңайлы утыргычлар рәвешендә беркеткәннәр һәм әлеге территориядә урнаштырганнар.