Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.
Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Аның артуыннан соң, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак (эшкә яраклы өлкән кешенең 50% яшәү минимумы). 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки бала яшәү минимумының 100%ы) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.
Беренче булып яңа арттырылган күләмдә түләүләрне июнь аенда пособие рәсмиләштерүче ата-аналар алачак. Барлык июнь аенда рәсмиләштерелгән пособиеләр, шунда ук арттырылган күләмдә түләнәчәк. Аларга июнь аена кадәр түләүләр билгеләнгән ата-аналар аларны июль аенда яңа күләмдә алачак.
«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.
Моннан тыш, июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр, үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, 10% ка түләнәчәк. Пенсияләр 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерга, картлык, инвалидлык буенча пенсияләр алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга арттырылды.