8 июньнән 17 июньгә кадәр Ютазы районы территориясендә «Автобус» профилактик операциясе үткәрелә

2022 елның 13 июне, дүшәмбе

ЮХИДИ Ютазы бүлеге дәүләт инспекторлары автобусларның техник торышын һәм маршрут транспорт чараларының соңгы станцияләрендәге һәм гаражга әйләнеп кайткач җиһазларын тикшерүне, машина йөртүчеләрнең физик халәтен тикшерүне, кешеләрне йөртү кагыйдәләрен үтәүне үз эченә алган комплекслы тикшерү уздыра.

Пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең шоферлары белән әңгәмәләр үткәрелә. Маршрут таксиларына аерым игътибар бирелде, алар өлешенә кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозуның шактый өлеше туры килә. Әлеге чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар санын киметүгә һәм пассажирлар йөртүнең  куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Хөрмәтле пассажирлар! Хәрәкәт вакытында егылмас өчен, үзеңне имгәнүләрдән саклап калырга - автобус тукталышына кадәр тоткычларга тотынып барырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International