Район мәдәният йортында 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Тапшыру тантанасы алдыннан барысы да Россия һәм Татарстан гимннарын аягүрә басып тыңлады. Бу җыелганнарның күңелләрен үз илләренә карата горурлык хисләре белән тутырды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, бүген балалар тормышында үзенчәлекле көн, чөнки хәзер алар гражданинның төп документына ия булдылар. Шунысы игътибарга лаек, алар паспортларны Россия көне алдыннан ала.
- Чарага олимпиадаларда катнашучылар, уку отличниклары, мәктәп тормышы активистлары һәм спортчылар чакырылган иде. Россия гражданины булу – үз ватанының тарихын белә һәм хәтерли, гамәлдәге законнарны үти, дәүләт символикасына хөрмәт белән карый торган кеше булу дигән сүз.
Бүген бу яшүсмерләр тагын бер тормыш чиген узып чыктылар - алар өлкәнәйде.