Милли көрәш - традиция буенча Сабантуй программасы ярышларының иң мавыктыргыч төре.
Ютазы районының абсолют батыры исеме өчен келәмдә төрле авырлык категорияләрендә батырлар көрәште. Җанатарлар моны бик азарт белән күзәтте. «Сабан туе -2022» нең абсолют батыры исемен Димтамак авылы егете Илһам Миңнуллин лаеклы рәвештә яулады.