Димтамак мәктәбе укучылары вакытны бик файдалы үткәрде

2022 елның 13 июне, дүшәмбе

Димтамак мәктәбе укучылары 26 майдан 11 июньгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Тарихка ачкыч» республика тарихи-иҗтимагый профильле сменасында катнаштылар.

Лекция, гамәли шөгыльләр, мастер-классларны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе укытучылары үткәрде.

Укучылар тарихи проектны язуга һәм телдән практик дәресләрдә чыгыш ясарга әзерләнделәр, тарихи чыганакларны анализлау методикасын үзләштерделәр, тарих һәм җәмгыять белеме буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы биремнәре буенча тест турына әзерлек буенча практикумда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International