11 июнь көнне Балалар иҗат үзәге педагоглары яшь буынга ярдәм итү һәм "Благодарение" социаль инициативалар хәйрия фонды активистлары белән берлектә балалар өчен милли уеннар оештырдылар.
Балалар "Капчык киеп йөгерү", «Чүлмәк вату», "Ат чабышы", "Аркан тартышу" кебек милли ярышларда катнаштылар. Башка кызыклы уеннар да уйналды. Бу күңелле бәйрәм балаларга бик күп шатлык һәм уңай энергия өстәде. Бу көнне берәү дә игътибарсыз калмады. Барлык катнашучылар да "Благодарение" яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итү хәйрия фондыннан призлар алдылар.