Җир җиләге аланы һәм ябалдашлары белән күккә ашкан “зирәк” агачлар, әлеге чын мәгънәсендә, бөтенхалык бәйрәменә шулкадәр теләктәш иде ки, гүя табигать үзе дә артистларга кушылып җырлый сыман булды.
Район җитәкчелеге вәкилләренең, җирлек башлыгы һәм Ютазы җирлеге территориясендә эшләп килүче авыл хуҗалыгы коллективы җитәкчесенең изге теләкләре, производство алдынгыларын хөрмәтләү, уен һәм ярышлар, җыр-бию, шашлык һәм пылау хуш исе... Һәм болар барысы да шундый матур урында иде ки, саф һаваның үзен савытка салып өйгә алып кайтасы килде. Дәртле концерт номерлары һәм кешеләрнең елмаюлары астында җир кешесе, авыл хезмәтчәне, урак һәм чүкеч бердәмлеге, халыклар дуслыгы, тыныч күк йөзе, мәңгелек бәйрәмебез – Сабан туе өчен йөрәк горурлык хисләре белән тулды. Һәрвакыт хезмәт кешесен мактаган, берләштергән бәйрәм өчен. Нәкъ менә җирбагарның сөялле куллары аркасында өстәлләребездә – кабарып пешкән хуш исле ипекәй! Ә ютазылыларның эшли белүләре аркасында - өйләребездә иминлек һәм муллык.