Сабан туе Бәйрәкәдә күңелле һәм матур үтте

2022 елның 13 июне, дүшәмбе

12 июнь - Россия көнендә, элекке матур традиция буенча, Бәйрәкә авылы янындагы матур табигать почмагында авыл халкы һәм кунаклар чәчү эшләренең тәмамлануын күңелле һәм киң колач белән билгеләп үтәргә җыелдылар.

Сабан туе - барлык авылдашларны бергә җыя торган , мәдәни традицияләрне чагылдыра һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтли торган халык бәйрәмнәренең берсе.

Бәйрәкилеләргә бәйрәм белән котлау һәм сәламләү сүзләре белән «Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов, Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм «АгроМир» ҖЧҖнең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев мөрәҗәгать иттеләр. Сирин Әхәт улы чәчү эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды һәм барысын да бәйрәм белән котлады, кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, аннан соң алдынгыларга Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды.

Бәйрәкәлеләрне бәйрәм белән котларга Казан артистлары: баянчы-виртуоз, ТРның атказанган артисты Ринат Вәлиев, К. Тинчурин исемендәге  театры артисты Артем Пискунов, танылган хореограф Ринат Хәйруллин һәм җырчы Алсу Вәлиуллина килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International