Һава торышы салкын булуга карамастан, тамашачылар амфитеатр янына җыелды һәм концерт номерларын бик теләп карадылар.
"Истоки" ветераннар хоры концертны туган як турында бик дулкынландыргыч җыр белән башлап җибәрде. Ял көннәрендә район мәдәният йорты артистлары бик мәшгуль булды. Район Сабан туенда кичә, авыл җирлекләрендә – бүген чыгыш ясау әлеге талантлы кешеләрне барган эзләреннән чыгара алмады. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары матур җырлар башкарып, искиткеч программа әзерләгәннәр иде.
Рәхмәтле тамашачылар башкаручыларны сәхнә янында ирекле биюләр белән хупладылар. Барысына да күңелле булды һәм тамашачылар күтәренке кәеф белән таралыштылар!
Бәйрәм бик күңелле үтте.