Җәй - ул гаҗәеп ачышлар, актив ял, яңа танышулар, аралашу шатлыгы гына түгел.
Җәйге чор балалар өчен куркынычларны да үз эченә ала. Бу бик күп факторлар белән бәйле, шуларның берсе - өлкәннәр тарафыннан контрольнең кимүе. Хәзер инде ата-аналар алдында җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү бурычы тора. Әңгәмәләрне вакытында үткәрү, үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында сөйләшү, бала яки аның артыннан билгеле бер вакытта караучы белән элемтә булдыру мөһим. Әгәр алар иминлектә булса, каникуллар балалар өчен чын бәйрәм һәм онытылмаслык булыр!
Ишегалдында, урамда һәм юлларда куркынычсызлык.
Хөрмәтле ата-аналар, юл йөрү кагыйдәләре турында онытмагыз, шул рәвешле уңай үрнәк күрсәтегез, бала һәрвакыт өлкәннәргә охшарга тели. Балалар белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрегез! Көн саен аларны юлларда сагалаучы куркынычлар, шулай ук транспорт юлын ничек һәм кайсы урында күчәргә кирәклеге турында исләренә төшерегез.
Яшь велосипедчылар белән куркыныч участокларга игътибар биреп, яшәү районын өйрәнү мөһим.
Бала подъезддан, гараж яки торган машина артыннан ңан-фәрманга чабып чыгарга тиеш түгел. Бала туктарга, як-ягына карарга тиеш: якынлашып килүче транспорт яки башка куркынычлык юкмы.
Җәмәгать транспорты тукталышларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аеруча сөйләргә кирәк,чөнки анда аеруча куркыныч, бигрәк тә тыгыз төзелгән йортлар янында. Узып баручы пассажир транспорты артыннан җан-фәрманга йөгерергә кирәк түгел. Моннан тыш, тукталышта торучы «зур габаритлы» маршрут транспорт чаралары шактый зур юл участогын ябалар, аның буенча бу вакытта башка автомобильләр дә йөрүе ихтимал. Баланы бу ситуациядә аеруча сак булырга, тирә-юньгә игътибар белән карарга өйрәтергә кирәк.
Бала юлга чыгар алдыннан туктарга, тирә-якка карарга, тыңларга һәм шул чакта гына юл аша чыгарга тиеш. Яшел сигнал әле куркынычсызлык гарантиясе түгел. Балаларны «Яшел ут»ка ориентлашырга өйрәтү генә җитми, барлык автомобильләр дә тукталуына, юл аркылы чыгу өчен югары тизлек һәм куркыныч юклыгына инанырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгы.
Һәркем белә, ут белән уйнау куркыныч, ләкин шулай да каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк. Кискен тойгылар эзләп, балалар кайда мөмкин – шунда ут белән уйный. Аларга бигрәк тә эссе, коры һәм җилле һавада шырпы белән уйнау бик куркыныч булуы турында аңлатыгыз. Янгын килеп чыккан очракта яки иң кечкенә ут кабу яки төтенләү күрсәгез - мобиль 01* яки 112 телефоныннан шалтыратырга кирәк.
Суда куркынычсызлык.
Балалар махсус җиһазландырылган урыннарда һәм өлкәннәр күзәтүе астында гына суда коенырга кирәклекне төгәл белергә тиеш. Чикләрдән читкә йөзәргә ярамый – анда су төбе кискен төшеп китәргә, салкын чишмә агымы, суүсемнәр булырга мөмкин. Куркытмый гына, коену режимын үтәргә кирәклекне аңлату зарур. Салкын суда тән температурасы төшсә, йөзүченең тәнен көзән җыерырга мөмкин булуы турында аңлатырга кирәк. Көзән җыерганда, кичекмәстән судан чыгарга кирәк.
Хөрмәтле өлкәннәр!
Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау - сезнең төп бурычыгыз! Әлеге киңәшләрне үтәгәндә, үз балаларыгыз белән дөрес һәм вакытында сөйләшкәндә, җәйге вакыт барыбыз өчен дә искиткеч ялга әверелер.