"Буцифал" футбол академиясе өч составта (Урыссу, Әлмәт, Ютазы) 11-12 июньдә Самарада узган 2022 елгы чемпионнар Кубогы Бөтенроссия турнирында катнашты.
Урыссуның "Буцифал" командасы 2012-2013 елгы малайлар арасында алтын лигада 3 урынны яулады, тренеры - Смоленцев Глеб Юрьевич. Ютазы Буцифалы (бу команда 4 ай гына шөгыльләнә әле) тренеры Шәрәфетдинов Вадим Руслан улы көмеш лигада 2 урынны яулады. Әлмәтнең Буцифалы -көмеш лигада 3 урын.
Бөтен Россиядән барлыгы 74 команда катнашты.
Лаеклы нәтиҗәләр, афәрин яшь футболчылар !!!