Урыссу үзәк район хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләре турында сөйләүне дәвам итәбез.
Алия Хөббәтованың Урыссу үзәк район хастаханәсенә эшкә урнашуына егерме ике ел узып киткән. Хезмәт сөючән һәм ярдәмчел, бер ел терапия бүлегендә санитарка булып эшләгән кыз, педиатрия бүлегендә шәфкать туташы итеп билгеләнә.
Беренче карашка, педиатрия бүлеге – ул хастаханәнең иң тынгысыз бүлеге - сабыйларның елавы һәм кычкырулары, үсеп килүче балаларның артык шау-шулы булуы, әти-әниләр дә хәзер бүләк түгел... «Мин үз эшемне бик яратам. Барыннан да элек, балаларны яратам. Бүлектә чисталык һәм тәртип хөкем сөрүе миңа бик ошый. Мин хәтта үтүкләнгән урын-җир кирәк-яракларыннан канәгатьлек алам. Коллективта без бер гаилә кебек эшлибез һәм яшибез", - дип елмая Алия Нурсәет кызы.
Алия Хөббәтованың эш кабинетын матур картиналар бизи. Әңгәмәдәшебез алмаз мозаикалардан картиналар җыярга ярата икән. Бу шөгыльгә ул үз балаларын да җәлеп иткән. "Четерекле эш, әмма ул моңа лаек. Иң мөһиме, балаларда вак моториканы үстерә, бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли, нервларны тынычландыра. Шушы гаилә шөгыле нәтиҗәсендә кызыбыз сәнгать мәктәбендә рәсем ясау белән җитди шөгыльләнә башлады», - ди Алия ханым.