Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Алар бәйрәм көннәре генә түгел, ә Ютазы районы медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен эш көннәре дә булды.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте фельдшерлары 11 июньдә Какылы Күл авылы мәйданында узган Сабантуйда җиңел тән җәрәхәтләре алган, артериаль кан басымы күтәрелүгә зарланган алты кешегә беренче медицина ярдәме күрсәткән.

12 июнь көнне Сабантуй авылларда узды. Бу көнне фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре авыл халкының сәламәтлеге сагында торды. Медицина ярдәме сорап җиде кеше мөрәҗәгать иткән, алар баш авыртуына зарланган, төрле спорт ярышларында катнашып, җиңел тән җәрәхәтләре алган кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International