Бүгенге көндә Урыссу бистәсендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданны капиталь ремонтлау эшләре бара.
Һәйкәлне демонтажлау соравы күптән туган иде инде. Дөнья пролетариаты юлбашчысы һәйкәле барыннан да элек өлкән буын вәкилләрен борчыды. Алар мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерүнең гомуми планына һәйкәлне ремонтлау да кертелүен көтеп ала алды. Район халкы туган як тарихын сызып ташларга ярамавын, аны яхшырак белергә, аннан сабаклар алырга һәм эшне дәвам итәргә кирәклеген аңлыйдыр.