Иртәдән кичкә кадәр биредә балалар, сабыйлар белән әниләр, яшьләр йөри. Кайчагында кичен егетләр эскәмьядә тату компания белән җыйналып, гитарада уйный, тренажерларда шөгыльләнә һәм аркылы борыста күтәрелә. Ә иң көтелмәгәне - укучыларның шахмат һәм шашка белән мавыгуы булып чыкты. Паркта шахмат тактасы сурәтләнгән өстәл бар, димәк ул монда юкка гына ясалмаган!!!
Пенсиядәге Педагог Григорий Макаров, еш кына шахмат фигуралары һәм шашка белән килә. Гомер буе балаларны укыту белән шөгыльләнгән кеше хәзер дә аларның үсешенә этәргеч бирә. Ул балаларга үз шашка һәм шахматларын тәкъдим итә, малайлар һәм кызлар белән уйный, уенның төп нигезләре турында сөйли.
Балалар аңа тартыла, уен вакытында киңәшләр сорый һәм процесс барышында яңа йөрешләргә өйрәнәләр. Рәхмәт сезгә, Григорий Александрович!