11 июнь көнне район Сабан туенда Какылы Күл авылында төрле спорт ярышлары үткәрелде, шул исәптән волейбол буенча да.
Ир-егетләр командалары арасында киеренке, кискен һәм кызыклы көрәштә Урыссу җыелма командасы җиңү яулады, икенче урында - Ютазы командасы, өченче - Димтамак командасы. Кызлар да бу спорт төрендә калышмады. Хатын-кызлар командалары арасында җиңүне Урыссу җыелма командасы яулады, икенче урында - "Фортуна" командасы, өченче -юниорлар, дүртенче - иң яшь кызлар командасы - "Уруссинка".
Шулай ук мәйданда ГТО нормативлары буенча сынаулар үткәрелде, Ютазы районы тест үзәгенең мобиль мәйданчыгы – Сабан туеның төп мәйданы булды. Райондашларыбыз тест биремнәрен зур кызыксыну һәм теләк белән башкардылар. ГТО хәрәкәте белән кызыксынучыларга консультация үткәрелде.